Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы “Салман” дуңгызчылык комплексы җитәкчесе мәктәпкә теплица бүләк иткән

"Салман" дуңгызчылык комплексы җитәкчесе Алла Петрова Салман урта мәктәбенә теплица бүләк итте.

Бу мәктәп елның-елында үзенең участогында бик күп яшелчәләр үстерә. Монда помидор-кыяр да, суган да, бигрәк тә кәбестә ишелеп уңа. Мәктәп ашханәсендә ел әйләнәсе яшелчәләрнең тазәсен дә (свежий), тозлаган-маринадланганын да файдаланалар. Үз кирәкләреннән артканны халыкка да саталар. Аларның тозлаган (квашеная) кәбестәсен бигрәк тә яратып сатып алалар. Мәктәптә теплицаны да бик кирәксенгәннәр. Мондый бүләк өчен эшмәкәргә бик рәхмәтлеләр. 10 х 3 метр зурлыгындагы теплицаны урнаштырып, анда инде кыяр, кәбестә һәм помидор кәлшәләре дә утыртканнар. "Кәлшәләрне теплицада үстергәч, яшелчәләребез хәзер күпкә иртәрәк өлгерәчәк",-диләр.

Мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов әйтүенчә, Алла Петрованың бу беренче ярдәме генә түгел. Мәктәпкә капиталь ремонт ясаганда ул 70 мең сум матди ярдәм күрсәткән булган. Шулай ук балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәрүгә дә эшмәкәр үз өлешен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев