Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы шәхси хуҗалыкларда 1497 баш сыер бозаулаган инде

Әлкилеләрнең шәхси хуҗалыкларында хәзерге вакытта 2729 баш сыер исәпләнә. Апрель уртасына аларның 1497 се бозаулаган. Районда 24 ясалма орлыкландыру пункты эшләп килә. Алар кайда яхшы эшли, шунда бозаулар алу күрсәткече дә югары, халык та сөтне күбрәк сата. Борискино авыл җирлегендәге сыерлар тулысынча диярлек шул ысул белән каплатылган. Шәхси хуҗалыкларда 196...

Әлкилеләрнең шәхси хуҗалыкларында хәзерге вакытта 2729 баш сыер исәпләнә.

Апрель уртасына аларның 1497 се бозаулаган. Районда 24 ясалма орлыкландыру пункты эшләп килә. Алар кайда яхшы эшли, шунда бозаулар алу күрсәткече дә югары, халык та сөтне күбрәк сата.

Борискино авыл җирлегендәге сыерлар тулысынча диярлек шул ысул белән каплатылган. Шәхси хуҗалыкларда 196 сыер асралса, бүгенгә шуларның 126 сы бозаулаган инде. Технолог Наталья Самарина хезмәтеннән халык бик канәгать. Түбән Әлки җирлеге технологы Роберт Хәмәтшин эшен дә бары уңай яктан бәяләргә мөмкин. Ел башыннан бирле 109 баш сыерга орлык салган ул: Иске Алпар (технолог Илшат Фәттахов), Апак (Йосыф Әхмәдуллин), Иске Матак (Евгений Леонтьев), Иске Салман (Надежда Рыжкова) авыл җирлекләрендә сыерлардан бозау алу күрсәткечләре иң югарылардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев