Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Ксения Хәйруллина Бөтенроссия турниры җиңүчесе

16-18 февральдә билбаулы көрәш буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Бөтенроссия турнирында безнекеләр дә үзләрен күрсәтә белделәр: Иске Тахталадан Ксения Хәйруллина 58 кг га кадәрге үлчәү категориясендә беренче урынга лаек булды. Берничә ел Рәмис Вафин җитәкчелегендә көрәш серләрен өйрәнгән бер кыз хәзер Спорт академиясенең I курсы студенткасы. Шундый җиңүгә ирешү аңа...

16-18 февральдә билбаулы көрәш буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Бөтенроссия турнирында безнекеләр дә үзләрен күрсәтә белделәр: Иске Тахталадан Ксения Хәйруллина 58 кг га кадәрге үлчәү категориясендә беренче урынга лаек булды.

Берничә ел Рәмис Вафин җитәкчелегендә көрәш серләрен өйрәнгән бер кыз хәзер Спорт академиясенең I курсы студенткасы. Шундый җиңүгә ирешү аңа спорт мастерлыгына кандидатлык нормативын үтәү мөмкинлеге бирде.

Турнирда Базарлы Матактан Рәмзис Сәлаховның (68 кг) икенче, Регина Нуретдинова (52) һәм Алмаз Хәмидуллинның (82 кг) өченче урыннар алуы безнең өчен шулай ук сөенеч. Көрәшчеләребезнең җиңүләрендә тренерлары Илдар Әхмәров һәм Рәмис Вафинның өлеше бар, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев