Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылы Татарстанның туристлык маршрутына керергә мөмкин

Базарлы Матак Татарстанның тарихи урыннары буенча туристлык маршрутына кертелергә мөмкин. Күптән түгел районыбызда булып киткән кунаклар - республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Екатерина Барабанова әнә шул хакта сүз алып бардылар. Алар С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеен карадылар. Район музее, мәгълүм булганча, космос белән...

Базарлы Матак Татарстанның тарихи урыннары буенча туристлык маршрутына кертелергә мөмкин.

Күптән түгел районыбызда булып киткән кунаклар - республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Екатерина Барабанова әнә шул хакта сүз алып бардылар. Алар С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеен карадылар. Район музее, мәгълүм булганча, космос белән бәйле бай экспозициягә ия. Космонавтикага кагылышлы әйберләрне җыю, өйрәнү һәм саклау белән шөгыльләнүче мондый учреждениеләр Мәскәүдә, Калугада һәм Юрий Гагаринның туган төбәге Смоленск өлкәсендә бар. Безнең район музеендагы экспонатлар кыйммәте буенча алардан һич тә калышмый, ди музей директоры Йосыф Зарипов.

Туристлык белгечләренең нияте чынга ашса, республиканың тарихи урыннары буенча туристлык маршрутына безнең Базарлы Матак авылы да керәчәк. Әлеге маршрут районыбызга якын урнашкан Болгар, Чистай шәһәрләрен, Биләр бистәсен дә үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев