Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылында Актай елгасы яр буенда ял зонасы төзү күздә тотыла

Быел Базарлы Матакта Актай елгасы яр буенда республиканың парклар һәм су саклагыч зоналар программасы нигезендә төрле төзелеш эшләре башкарылачак.

Әйтик, техник инвентарлаштыру бюросы (БТИ) бинасы артындагы тирәдә елга ярларын матурлап ремонтлау, комлы пляж булдыру, үзәнлектә исә ял итү урыны, балалар өчен уен мәйданчыгы, төрле спорт ярышлары үткәрү урыннары ясау күздә тотыла. Шунда ук сәүдә итү өчен лареклар да булачак.

Әлегә бу эшләр рәсмиләштерелмәгән. Шуңа район халкы яр буенда ял зонасы төзү буенча үз тәкъдимнәрен, фикерләрен кертә ала. Тәкъдимнәрегезне район башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлегенә юлларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев