Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа юл билгеләре куелды

Базарлы Матакта соңгы вакытта яңа юл билгеләре куелды. Болар нигездә автомобильләрнең тизлеген чикләү, машина белән туктап тору тыелу хакындагы билгеләр. Бериш ваемсызлар инде яңа юл билгеләренә игътибар итмәүләре аркасында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штрафка тартылырга да өлгерделәр. Хәзер Крайнов урамында район хакимиятеннән алып редакция бинасы тәмамланганчы автомобильләргә туктап тору (стоянка) тыела....

Базарлы Матакта соңгы вакытта яңа юл билгеләре куелды.

Болар нигездә автомобильләрнең тизлеген чикләү, машина белән туктап тору тыелу хакындагы билгеләр. Бериш ваемсызлар инде яңа юл билгеләренә игътибар итмәүләре аркасында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штрафка тартылырга да өлгерделәр.

Хәзер Крайнов урамында район хакимиятеннән алып редакция бинасы тәмамланганчы автомобильләргә туктап тору (стоянка) тыела. Бу хакта кисәткән юл билгесе куелды. Ә инде урамның шуннан соңгы өлешендә автомобильләрне куеп тору урыннары күрсәтелгән билгеләр тора.

Яңа юл билгеләре район үзәгендә юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү өчен урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев