Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак һәм Яңа Салман авыл җирлекләренә “Шевроле-Нива” автомобильләре тапшырылды

Базарлы Матак һәм Яңа Салман авыл җирлекләре яңа машиналы булды. Кичә республика муниципаль берәмлекләр советының ХI съездында әлеге җирлек башлыкларына "Шевроле-Нива" машиналары ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Съездда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә барлык җирлек башлыклары катнашты. Әлеге зур җыенда республика авылларында яшәүчеләр санының кимүе хакында борчылып сөйләштеләр. Президент...

Базарлы Матак һәм Яңа Салман авыл җирлекләре яңа машиналы булды.

Кичә республика муниципаль берәмлекләр советының ХI съездында әлеге җирлек башлыкларына "Шевроле-Нива" машиналары ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Съездда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә барлык җирлек башлыклары катнашты. Әлеге зур җыенда республика авылларында яшәүчеләр санының кимүе хакында борчылып сөйләштеләр. Президент Рөстәм Миңнеханов авылларда яшәр өчен шартлар булдырырга кирәклегенә басым ясады. "Без авыл җире өчен төрле программаларны әнә шуның өчен гамәлгә куйдык",-диде ул. Съездда шулай ук үзара салым мәсьәләсе, конкурсларда катнашып грантлар оту хакында сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев