Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Чиябаш авылында яшәүче сугыш чоры баласы Талия Насыйбуллина: “Бу дөньяның кадерен белегез”

Гомер барган саен уйландыра икән. Өлкәннәр көне якынлашкан, аны билгеләп үткән чакларда әниләр, әби-бабайлар бигрәк тә еш искә төшә.

Безнең, 80-90 яшьлекләрнең балачагын сугыш урлады. Шулай да ул вакытларны һәрчак җылы хис белән искә алам. Күңелгә сеңгән бу җылылык хәзер дә җанны тынычландырып җибәрә.

Картлык шатлык булмаса да, күңелле чаклары күп. Якты дөньяда яшисең, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гамәл кыласың. Балалар, оныклар кайталар, сөендерәләр, бүләкләр бирәләр, рәхәт бит, рәхмәт аларга.

Элек әби-бабайлар, ул-киленнәр, оныклар бер йортта яшәгәннәр, дус-тату булганнар, бура бурап, өй җиткереп башка чыкканнар. Ындырдагы мунчаны да бергә ягып берничә йорт керә идек. Кем утын бирә, кем су ташый - кара мунча инде.

"Әни" сүзе өч кенә хәрефтән торса да, тулы бер гомерне үз эченә ала. Дәү әнием 96 яшендә бакыйлыкка күчте. Ачысын-төчесен күпме күргән ул үз гомерендә!

-10 бала таптым - 90 ай авырлы йөрдем, 20 ел бала имездем. Ничә бишек тузганын белмим дә инде. шуларның әҗередер - озын гомерле булдым,-дия иде дәү әни.

Әнием дә 100 гә җитә алмады, 98,5 яшьтә вафат булды. Матур яшәде, үлеме дә матур булды. Әниләр сүзе иман нуры кебек якты. Аллаһыга рәхмәтлемен, "әти" дип әйтә алмасам да, 77 гә хәтле "әни" диеп дәшәргә насыйп булды. Киңәшләштем, ярдәме бик күп булды. Авыл тарихын сораштырып мәктәп балалары килер иде. Әни кызык итеп сөйли: "Сука белән, кәкре урак белән колхоз төзедек, рәхәтләнеп эшләдек, гел алдынгы булды "Тукай" колхозы. Менә шул төзегәннәребезнең җимерелгәнен, ишелгәнен дә күрергә насыйп булды",-дия иде.

Әнием үлгәнгә дә дүрт ел була. Хәтерлим әле, авырыксынам, ди. Янына киләм, өйгә керәм, беләм, ул мине көтә. Йөрәгем сулкылдый - картайды әнием, гәүдәсе җыелды, озын толымлы чәчләре агарды, ятим балалар үстереп, авырлыклар күреп җилкәләре бөкерәйде. Авырганда юаткан, салкында җылыткан, көч биргән кулларын да җыерчыклар баскан. Исәнме, әнием! Сагышлы нурлы күзләрен ачып, кытыршы куллары белән кулларымны сыйпый: "Балакаем, әле бу очрашу дөньяда!" - ди. Телемдә бераз тозлы сөт тәмен, ипи тәмен тойгандай булам. Әни сөйли:

-Менә бу пружина әтиегез бүләге. Син туганчы юкә кабыгыннан бишек ясады. Урманнан тирбәтергә ике сиртмә шомырт агачы алып кайткач, бабаң әйтә: "Күпле куактан кисәргә иде, ике җитәрме", ди. Әзрәктән әтиегез менә бу пружинаны сатып алган. Ул сезне үстерде, оныкларымны да үстерде. Суга батмасак та, яндык. Йорт-җиребез янып беткән, ә бу ничек исән чыккан диң? Мендәр астында Коръән сүрәләре бар, шулар саклагандыр инде. Әтиегез кайтып, балалар булыр, дип тә уйладык. Әтиегезнең фронттан язган сүзләре дә истә әле: "Сугышларга чыгып киттек утырып арбаларга, сагынганда кара син балаларга. Бик сагынам, моңаям", дип яза иде.

Ни кызганыч, әтиебез сугыштан кайта алмый шул, Ленинград янында һәлак була. Ике бала белән тол калган әниебез, башка бик күп солдат хатыннары кебек, ялгыз картайды.

Безнең өй зур иде, тугыз аршын. Укытучы апа, урамыбызда яшәүчеләрне безгә җыеп, дөнья хәлләрен сөйли, китаплар укый. Әниләребез кул эше белән утыралар: ямыйлар, бәйлилиләр, эрлиләр. Ә без мич башында җылыда курчак уйныйбыз, сәндрәдә йоклап та китәбез. Тагын бер хатирә: әниебез дүрт оныгын мунчада тезенә салып юындыра, коендыра. "Суы сарыксын, балам калыксын, күз тия күрмәсен, сау-сәламәт, акыллы булсын!" дип тели.

Әле кыз туганым Галия белән мәктәп музеенда булдык. Анда бергә сыер савучы булып эшләгән мәрхүмә иптәшләренең рәсемнәрен күреп күзләребез яшьләнде. Җәйләүдә эшләгәндә корреспондент килгән, әңгәмә үткәргән, мактап фотога төшергән булган. Аларның хәзер 3-4 е генә исәннәр. Терлекче булып эшләүче Минзаһит Хәмидуллин әйтә иде: "Иртә торам, шатланам - тормыш матур, рәхәт. Әмма авырыйбыз шул. Кычкырып җырлыйм, аннары елыйм",-ди иде. Ул мәрхүм инде. Бергә уйнап үскән малайлар, кызлар күбесе мәрхүмнәр. Бу матур дөньяның кадерен белегез, яшьләр, матур яшәгез! Авылыбыз яшәсен, бетмәсен иде.

Талия Насыйбуллина,

Чиябаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев