Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Әхмәт авылында яңа имам-хатыйб сайланды. ФОТО

Үткән атнада Әхмәт авылы имам-хатыйбы итеп Ришат Сөләйманов сайланды. Мәчеттә узган сайлау җыенында район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев һәм аның ярдәмчесе Радик хәзрәт Абдуллин катнаштылар.

Әхмәттә яңа мәчет моннан 20 еллар элек бик җиренә җиткереп таштан салынган иде. Озак еллар биредә мулла булып яшь, энергияле ир-егет Равил Бакиров эшләде. Ул үзенең ярдәмчесе Ришат Сөләйманов белән авыл зиратлары тирәсен киртәләп алу, мәңгелек йортны чистартып тәртиптә тоту, мәчетне төзекләндерү буенча күп эшләр башкарды.

Равил Бакиров, даими төстә "Кызыл Шәрык-Агро"да эшләвем сәбәпле имам вазыйфаларын башкарырга вакытым җитми дип, үзен әлеге хезмәттән азат итүне сораган булган. Мәчеткә җыелган халык, аңа авылда динне тарату, ислам кануннарын үтәү буенча башкарган хезмәтләре өчен олы рәхмәт белдереп, үтенечен канәгатьләндерде.

Авылның яңа имам-хатыйбы итеп бертавыштан 56 яшьлек Ришат Сөләйманов сайланды. Соңгы елларда Ришат хәзрәт инде авылда никах уку, балага исем кушу, мәрхүмнәргә җеназа уку кебек вазыйфаларны үз өстенә алып, ислам кагыйдәләре буенча башкарып килде.

Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт яңа имамга хезмәтен уңышлы башкаруын теләде. Ул шулай ук мәчет эшчәнлеген алып баруда, андагы чыгымнарны каплауда халыктан даими ярдәм соралуын да билгеләп үтте. Аллага шөкер, Әхмәт мәчетенең ул яктан ярдәмчеләре җитәрлек. Мәчеттә җылы, биредә әледән-әле яңарту-төзекләндерү эшләре башкарыла, күккә ашкан манарасыннан азан яңгырый.

Ришат хәзрәт имам-хатыйб вазыйфасын үзенә ышанып йөкләгәннәре өчен халыкка рәхмәтен белдерде, дин юлында бергә үзара аңлашып эшләргә чакырды. Бар халык катнашында мәчеттә Коръән укылды, вәгазъләр сөйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев