Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә яңа елда 44 бозау туган инде
"Хузангай" җәмгыятендә бәйрәм көннәрендә дә эшләр гөрләп барды, терлекчеләр, тегермәндә, ярма ярдыру, май сыгу цехларында хезмәт куючылар үз бурычларын җиренә җиткереп үтәп киләләр. Елның беренче көннәрендә биредә 33 тонна сөт савып алып реализацияләгәннәр һәм 964 мең сум акча эшләп алганнар. Шул арада 44 бозау да туган. Житештерү цехларында 1-2 гыйнвар...
"Хузангай" җәмгыятендә бәйрәм көннәрендә дә эшләр гөрләп барды, терлекчеләр, тегермәндә, ярма ярдыру, май сыгу цехларында хезмәт куючылар үз бурычларын җиренә җиткереп үтәп киләләр.
Елның беренче көннәрендә биредә 33 тонна сөт савып алып реализацияләгәннәр һәм 964 мең сум акча эшләп алганнар. Шул арада 44 бозау да туган. Житештерү цехларында 1-2 гыйнвар көннәрендә эш туктатылып торса да, аннан соңгы ике көндә 24 тонна рафинадланмаган көнбагыш мае, 12 тонна югары сыйфатлы он, 4 тонна тирәсе төрле ярмалар җитештереп тә өлгергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев