Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Алпар авылында иганәчеләр мәчет сала, клуб ремонтлый

Алпарда бу көннәрдә берьюлы ике объектта төзү-ремонтлау эшләре кайный.

Әтисе шушы авылда туып үскән, үзе Казанның 2 нче автотранспорт предприятиесе генераль директоры Альберт Мөхәммәтшин авыл клубының тамаша залын ремонтлата. Казаннан килгән осталар төзекләндерү-бизәү эшләрен майга тәмамларга ышандыралар, ә авыл халкы яңарган клубта Җиңү көнен бәйрәм итәргә өметләнә.

Шулай ук иганәчеләр акчасына зур мәчет тә төзелә башлаган: нигезе корылган, Чуаш республикасыннан килгән төзүчеләр бригадасы стеналар өюгә керешкән. Билгеле, алпарлылар да аларга бик теләп булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев