Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Чаллы авылы клубына хатын-кызлар кич утырырга җыела

Иске Чаллы авыл клубында атнаның һәр чәршәмбесендә кул эшләре осталары җыелып кич утыралар. Билгеле, уңган хатыннар үзләре белән эш тә алып килә - алар оекбаш-бияләй, башлыклар, мунчала кебе көн дә кирәкле әйберләр бәйлиләр. Сарык йонын эрләп, җепне дә үзләре ясап, Руфия Гадиева, Хәмдия Гәрәева, Ләйсән Гадиева җылы киемнәр бәйлиләр. Бизәкләрне...

Иске Чаллы авыл клубында атнаның һәр чәршәмбесендә кул эшләре осталары җыелып кич утыралар.

Билгеле, уңган хатыннар үзләре белән эш тә алып килә - алар оекбаш-бияләй, башлыклар, мунчала кебе көн дә кирәкле әйберләр бәйлиләр. Сарык йонын эрләп, җепне дә үзләре ясап, Руфия Гадиева, Хәмдия Гәрәева, Ләйсән Гадиева җылы киемнәр бәйлиләр. Бизәкләрне кайсын журналлардан, кайсын интернеттан эзләп табалар. "Аның әле бергәләп җыелуы, сөйләшеп-авралашып утыруы кыйммәт. Бу атнада Резидә апабыз Сөләйманова бәлеш салып килгән иде. Бөтенләй дә күңелле булды,"-ди бу кичәләрне оештыручыларның берсе, клуб хезмәткәре Тәнзилә Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев