Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Салман авылында фермерлар гаиләсендә игезәк малайлар туды

2 декабрьдә Иске Салман авылында яшәүче Радик һәм Эльвира Насыйбуллиннарның игезәк малайлары дөньяга килде. Насыйбуллиннар - авылның эшчән һәм абруйлы гаиләсе. Алар гаилә фермасы тоталар. Быел 24 баш сөтбикәгә исәпләнгән, бик күп уңайлыклары булган яңа корпус өлгерттеләр. Ферма янында яшьләр программасы буенча яңа өй дә салып яталар. Радик белән Эльвираның...

2 декабрьдә Иске Салман авылында яшәүче Радик һәм Эльвира Насыйбуллиннарның игезәк малайлары дөньяга килде.

Насыйбуллиннар - авылның эшчән һәм абруйлы гаиләсе. Алар гаилә фермасы тоталар. Быел 24 баш сөтбикәгә исәпләнгән, бик күп уңайлыклары булган яңа корпус өлгерттеләр. Ферма янында яшьләр программасы буенча яңа өй дә салып яталар. Радик белән Эльвираның бер уллары, ике кызлары бар иде. Инде менә биш балалы зур гаилә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев