Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Карамалы авылында юл салынды

Карамалы авылының Габдулла Тукай урамына "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте каты түшәмәле юл салды. Үзәк урамнарына вак таштан юл төзүне сорап карамалылар Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә мөрәҗәгать иткән булганнар. Июль аенда, кыска гына вакыт эчендә, "Алексеевскдорстрой" эшчеләре килеп, авылны бик шәп юллы итеп киттеләр. Карамалылар үзләре өчен бик тә мөһим юл...

Карамалы авылының Габдулла Тукай урамына "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте каты түшәмәле юл салды.

Үзәк урамнарына вак таштан юл төзүне сорап карамалылар Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевкә мөрәҗәгать иткән булганнар. Июль аенда, кыска гына вакыт эчендә, "Алексеевскдорстрой" эшчеләре килеп, авылны бик шәп юллы итеп киттеләр. Карамалылар үзләре өчен бик тә мөһим юл төзеткән Фоат Вәлиевкә, җәмгыятьнең Әлки филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга, эшчеләр Алексей Емельшинга, Владимир Кузьмин һәм Рим Сәгъдиевкә олы рәхмәтләрен юллыйлар. Билгеле, мондый зур эш район җитәкчелеге тырышлыгыннан башка эшләнмәде. Карамалыларны сөендергәннәре өчен авыл халкы җитәкчеләребезгә хезмәтләрендә уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев