Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы 9 Майда бердәм рәвештә “Үлемсез полк” акциясенә чыгачак

"Әлки хәбәрләре" газетасы коллективы зур түгел. Биредә дистәдән артык кеше хезмәт куя.

Һәм һәркайсының гаиләсендә Бөек Ватан сугышында көрәшкән якыннарының истәлеген кадерләп саклыйлар.

9 майда редакция коллективы бердәм рәвештә "Үлемсез полк" маршына кушылырга карар кылды. Гаилә альбомнарында ядкәр булып саклана торган фронтовик фотолары зурайтып эшләнде, махсус тоткаларга беркетелде. Газетаның редакторы Азат Низамиев хәтер маршына фронтовик дәү әтисе, "Кызыл Йолдыз" ордены кавалеры, 1944 елда 35 яшендә Витебск шәһәре өчен барган сугышларда һәлак булган Игълам Низамиевның портреты белән чыгачак.

Редактор урынбасары Рәшит Хәбибуллин, баш бухгалтер Гөлнур Фәтхетдинова, компьютер операторы Гөлсем Хәбибуллина, техник хезмәткәр Ислам Шәрапов -фронтовик әтиләре, җаваплы секретарь Люция Низамиева - фронт госпитальләрендә шәфкать туташы булып хезмәт иткән әнисе портретлары белән "Үлемсез полк" сафларында атлаячак. Редакция хезмәткәрләре газетаның элекке редакторы, Бөек Ватан сугышы ветераны, узган көздә 92 нче яшендә вафат булган Бари Гыйльмиев фоторәсемен дә хәтер парадына алып чыгалар.

Билгеле, редакция хезмәткәрләре Җиңү көнендә районда буласы бик күп бәйрәм чараларын яктырту буенча да эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев