Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Патриот” хәрби-спорт клубына депутат Ольга Павлова каратэ өчен татами бүләк итте

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова "Патриот" хәрби-спорт клубына каратэ өчен татами бүләк итте. фото Яндекс

Базарлы Матакта район благочинные Андрей Зиньков җитәкчелегендә эшләүче "Патриот" хәрби-спорт клубы күп балаларны, үсмерләрне берләштерә. Андрей Зиньков депутат Ольга Павловага каратэ ярышлары үткәрү өчен татами (уңайлы зур келәм) алырга булышуын сорап мөрәҗәгать иткән булган. Ольга Павлова клубка йөрүче балаларның спортта, аеруча каратэда ирешкән җиңүләре хакында белешеп, аларның уңышлары өчен сөенүен, һичшиксез ярдәм итәчәген әйткән. Һәм менә үткән атнада депутат бүләге - 10х10 метр зурлыгындагы татами районга кайтып та иреште.

Яңа тотамига "эшсез" торырга туры килмәс. Районыбызда бит каратэ ярышлары әледән-әле үткәрелеп тора. 7 майда инде "Алинә" универсаль спорт залында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап каратэ буенча Әлки районы ачык беренчелеге узачак. "Җиңү кубогы" исеме астында үтүче әлеге бәйге сәгать 10 да башлана. Тамаша кылырга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев