Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Үргәгар авылында яшәүчеләр чаңгы ярышлары үткәрделәр

Үргәгарда яшәүчеләр үткән шимбәдә күмәкләшеп чаңгыда шуганнар, финишка кем алдан килә, дип ярыш оештырганнар. Чаңгы ярышларында балалар бакчасында, мәктәп, авыл клубында, китапханәдә һәм җирлек советында эшләүчеләр, кышкы спортның бу төрен яратучы өлкәннәр дә катнашкан. Мәктәп янында салынган чаңгы юлларын шомартып бетергәннәр үргәгарлылар. Иң оста чаңгычы дип Зөлфия Җангированы, Гаваз Закировны,...

Үргәгарда яшәүчеләр үткән шимбәдә күмәкләшеп чаңгыда шуганнар, финишка кем алдан килә, дип ярыш оештырганнар.

Чаңгы ярышларында балалар бакчасында, мәктәп, авыл клубында, китапханәдә һәм җирлек советында эшләүчеләр, кышкы спортның бу төрен яратучы өлкәннәр дә катнашкан. Мәктәп янында салынган чаңгы юлларын шомартып бетергәннәр үргәгарлылар. Иң оста чаңгычы дип Зөлфия Җангированы, Гаваз Закировны, Нургали Зыятдиновны атаганнар һәм аларга Мактау грамоталары биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев