Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Сихтермә-Хузангай халкы авылларының борынгы атамасын кайтаруны сорый

Иске Хурда авыл җирлегендә яшәүчеләрнең гомуми җыелышында Сихтермә-Хузангай авылының исемен үзгәртү турында сүз барды.

Җыелышта 100 дән артык кеше катнашып, бик күпләр үз фикерләрен әйттеләр. Авылның бүгенге Сихтермә-Хузангай атамасын элеккегесенә - борынгыдан килгән Иске Сихтермәгә, шулай ук җирлек исемен дә Иске Сихтермә авыл җирлеге дип үзгәртергә, дигән тәкъдимне җыелышта "Хузангай" җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов әйтте һәм төрле яклап дәллилләде. Билгеле, аңа каршы төшүчеләр дә, хуплаучылар да булды. Һәрвакыттагыча, ахыргы карарны тавыш биреп кабул иттеләр. Нәтиҗәдә җирлектә яшәүчеләрнең күпчелеге авылларның борынгы исемен кайтарырга кирәк, диде.

Хәзер инде атама алыштыру процедурасы башланды диеп була. Алга таба Сихтермә-Хузангай авыл җирлеге советы депутатлары җыелып карар кабул итәчәк. Аннары бу мәсьәләне муниципаль район советы да караячак. Шуннан соң халык гозере Татарстан Дәүләт Советына җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев