Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Әлки урта мәктәбе 100 еллык юбилеен үткәрде

Районыбызның иң өлкән белем учакларының берсе - Түбән Әлки урта мәктәбе 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәктәп коллективы зур тырышлык куеп әзерләгән әлеге гаҗәеп бәйрәм тирә-күрше авыллардан, Казаннан, республиканың төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән бик күп кунаклар җыйды. Мәктәп ишегалдында көндезге дүрттә башланган тантана төнгә кадәр дәвам итте. Теләсә кайсы...

Районыбызның иң өлкән белем учакларының берсе - Түбән Әлки урта мәктәбе 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәктәп коллективы зур тырышлык куеп әзерләгән әлеге гаҗәеп бәйрәм тирә-күрше авыллардан, Казаннан, республиканың төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән бик күп кунаклар җыйды. Мәктәп ишегалдында көндезге дүрттә башланган тантана төнгә кадәр дәвам итте.

Теләсә кайсы уку йорты үзенең шәкертләре белән күренекле. Ә Түбән Әлкидә белем алып чыккан бик күпләр туган мәктәпләрен бөтен республикага данладылар. Шушы авыл мәктәбендә хәреф танырга өйрәнеп, тормышка юллама алып чыккан шәхесләр арасында кемнәр генә юк! Казан дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган икътисадчысы Нәҗип Хәйруллин, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, республика орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Дамир Каюмов, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, республика үзәк сайлау комиссиясенең элекке рәисе Марат Сираев, Татарстан Дәүләт Советы аппаратында әйдәүче белгеч, Әлки районы якташлар җәмгыяте рәисе Ришат Хафизов, отставкадагы полковник, республика паспорт-виза хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Тәлгать Зарипов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Исламия Мәхмүтова һәм Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Шәрапова - барысына да заманында шушы мәктәп канат куйган. Авыл хуҗалыгында, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, халык хуҗалыгының башка тармакларында намуслы хезмәтләре белән танылган укучылары исә дистәләгән, йөзләгән. Алар - мәктәпнең горурлыгы, йөз аклыгы. Бик күбесе туган мәктәпләренең гасырлык юбилеенда катнаштылар, истәлек-хатирәләре белән уртаклаштылар, бүләкләрен тапшырдылар.

Шушы вакыт эчендә мәктәп укучыларына ничә буын мөгаллимнәр белем һәм тәрбия биргән. Кызганыч, бик күпләре бүген арабызда юк инде. Юбилейда аларның һәркайсының исемнәрен атап, хөрмәтләп искә алдылар. Ә ветеран укытучыларны бәйрәм түренә чакырып олыладылар.

1932-2011 елларда мәктәп белән 15 директор җитәкчелек иткән. Аларның өчесе - Мөстәкыйм Гыйльмиев, Роберт Зарипов, Әлфирә Гарифуллина юбилей тантанасында катнаштылар. Директорларның иң өлкәне Мөстәкыйм ага мәктәпнең бүгенге уку алдынгылары белән бергә юбилей тантанасы әләмен күтәрде.

Түбән Әлки мәктәбенең хәзерге җитәкчесе Фәнис Мисалов уку йортының бүгенге тормышы, уңыш-казанышлары белән таныштырып үтте. Әлеге мәктәп - районда иң уңышлы эшләүчеләрнең берсе. Унберенчеләр бердәм дәүләт имтиханнарын да әйбәт тапшырганнар. Математика, җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ нәтиҗәләре уртача республика күрсәткечләреннән дә югарырак булды, ди директор. Фән олимпиадаларында да байтак җиңүләр яулаганнар. Укытучылары Рәфәс Билалов, Гөлназ Хәмитова республикакүләм һөнәри конкурсларда үзләрен күрсәтә алганнар. Ике ел элек мәктәп республика программасы нигезендә капиталь ремонтланды. Анда уку-укыту өчен барлык шартлар бар. Мәктәп яны участогы да районда иң яхшылардан.

Ә иң куанычлысы - мәктәптә балалар күп. Быел биредә беренче сыйныфка 13 бала килә. 1 сентябрьдә парталар арасына 115 укучы утырыр дип көтелә. Аларга 25 укытучы белем бирә.

Мәктәп коллективын, аның чыгарылыш укучыларын юбилей белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, район психология-педагогика үзәге җитәкчесе, шушы мәктәп укучысы Нурания Заһидуллина, авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин котладылар. Гомумән, сүз алучылар бик күп булды. Бәйрәм җыр-биюләр белән аралашып барды. Һәркем мәктәпкә рәхмәтләрен җиткерде, аның әле күп гасырлар хезмәт итүен, йөздән узгач та бүгенгедәй яшь калуын теләде.

Юбилей чарасын үткәрүгә мәктәпнең бик күп укучыларының матди өлеше керде. Ә иң зур ярдәмне эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар күрсәтте.

Октябрь революциясенә кадәр авылда мәчет каршында мәдрәсә эшләгән. Биредә укытуны муллалар алып барган. Өч ел эчендә мәдрәсәдә балалар укырга гына өйрәнә алганнар.

1917 елда Түбән Әлкидә башлангыч мәктәп ачыла. Ул мәчет каршында оештырылган мәдрәсәдән мәктәп итеп үзгәртелә. Ике бүлмәле мәктәптә дүрт сыйныф укый. Таһир Рәхимов, Касыйм Вәлиев, Гаян Вәлиева беренче укытучылар була.

1930-1931 елларда хәзерге мәктәп территориясендә типовой мәктәп төзелә. 1932-1933 елларда кулаклардан конфискацияләнгән өйләрдән дәүләт һәм колхоз көче белән тагын бер бина эшләнә. Соңрак өченче һәм дүртенче корпуслар төзелә. 1933 елда Түбән Әлки башлангыч мәктәбе крестьян яшьләр мәктәбенә әйләнә. Шул ук елны 5-6нчы класслар ачыла. 1934 елда мәктәп җидееллык статусы ала. Беренче пионер отрядлары төзелә.

1951-1952 елларда урта мәктәп статусы бирелә.

1980 нче еллар башында яңа типтагы ике катлы мәктәп бинасы салына.

Быел урта мәктәпне 63 нче чыгарылыш укучылары тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев