Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Югары Әлки авылы мәдәният хезмәткәрләре ветераннарның, инвалидларның өйләренә барып концерт күрсәткәннәр. ФОТО

Югары Әлки авылы мәдәният хезмәткәрләре "Язгы игелек атнасы"н мәрхәмәтле эш-гамәлләр белән үткәрәләр.

Мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Минһаҗева атна дәвамында мәктәп укучылары белән бергә өлкән яшьтәге һәм инвалид авылдашларының өйләрендә булып, хәлләрен белешкәннәр, күчтәнәчләр тапшырганнар, концерт номерлары күрсәткәннәр. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары Хазим һәм Мөслимә Фәхретдиновлар, Рәйсә Сабирова, 95 яшьлек Галия Раупова яшьләрнең килүенә бик сөенгәннәр, сугыш елларында күргәннәрен сөйләшеп, рәхәтләнеп аралашып утырганнар. Яшьләре өлкән, саулыклары нык какшаган бу әби-бабайлар хәзер өйләреннән бик чыгып йөри дә алмыйлар. Шуңа алар өчен мондый очрашулар бик тансык. Тумыштан инвалид Марсель Хәйретдиновның әти-әнисе дә хәлләрен белешкәннәре өчен бик рәхмәтле булып калганнар.

Фәния Минһаҗева әби-бабайларны, ярдәмгә мохтажларны гел күз уңында тота. Җиңү бәйрәме алдыннан авылдагы сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, аларның истәлекләрен видеога яздырып алырга да җыена ул. Ә кичә алар авыл мәдәният йорты каршында эшләүче "Тургай" фольклор ансамбле белән Юхмачыдагы өлкәннәр интернатында чыгыш ясаганнар. Сүз уңаеннан, узган ел азагында Югары Әлки мәдәният йорты 200 мең сум грант отып, "Тургай" ансамблендә җырлаучы апа-әбиләргә яңа киемнәр һәм музыка аппаратурасы сатып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев