Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Югары Әлморза мәктәбе “кулибиннары” башкаладан кабат җиңү белән кайтты

Югары Әлморза мәктәбе укучылары "Профессиягә адымнар" республика фәнни-гамәли конференциясеннән җиңүләр белән кайттылар.

Технология укытучысы Марс Нотфуллин җитәкчелек иткән "Яшь техник" түгәрәгенә өйрүче малайлар-кызларның үзләре ясаган төрле җиһаз-җайланмалар белән район һәм республика бәйгеләрендә җиңү яулавына күнегеп беттек инде. Алтын куллы оста Марс Нотфуллин үзе мөкиббән булган техник иҗат белән балаларны да мавыктыра белә. Бу юлы малайлар конференциядә хуҗалык һәм бакча эшләре өчен үз куллары белән булдырган җир казу җайланмалары белән катнашканнар. Нәтиҗәдә "Техник иҗат - уйлап табу эшчәнлеге" номинациясендә 7 сыйныф укучысы Владислав Хоцки һәм 6 сыйныф укучысы Вячеслав Малышев - беренче, Линар Билалов (6 класс) икенче урынга лаек булган. Аяк табаны өчен массажер ясаган Азалия Шәяхмәтованың (7 класс) эшен дә жюри уңай бәяләгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев