Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы:Иске Кората авылы мәдәният йорты директоры Алинә Садиванкинага һәм “Әлки хәбәрләре” газетасы редакторы Азат Низамиевка мактаулы исемнәр бирелде

.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Иске Кората авылы мәдәният йорты директоры Садиванкина Алина Николаевнага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе” филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Низамиев Азат Рөстәм улына “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

 

Әлеге дәрәҗәле бүләкләрне аларга муниципаль район советы утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев