Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: хулиган кафеда тәртип бозып штрафка тартылган

Җәмгыятькә күрәләтә ихтирамсызлык, җәмәгать урыннарында сүгенү, эшәке сүзләр әйтү, башкаларга аларны мыскыллап бәйләнү, кеше милкен вату-җимерү, юкка чыгару – болар барысы да вак хулиганлык рәтенә керә һәм гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.

 Кызганычка каршы, соңгы вакытта мондый тәртип бозулар ешайды.
Менә бер генә мисал: 5 августта төнге унберенчедә Базарлы Матактагы “Өч тупыл” кафесында исерек хәлдәге Н. җәнҗал куптара. Ул бар артында эшләүче С.ны шундагы башка кешеләр алдында сүгеп ата, куллары белән кизәнеп  куркытырга тели, кисәтүләргә игътибар итми.
Исерек Н.ның бу гамәлләре вак хулиганлыкка керә дә инде. Хокук бозуы аркасында ул РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.1 статьясы 1 нче  бүлегенә нигезләнеп 1000 сум штрафка тартыла. Бу җәза аңа сабак булсын иде.
Эльмира Зыятдинова,
административ закончалыкны үтәтү буенча өлкән инспектор, полиция капитаны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев