Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына берьюлы 400 баш ат кайтты

Районда атлар саны берьюлы 400 башка артты.

“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалына күптән түгел шулкадәр ат кайтарылды. Карамалы терлек корпусына 260 баш бия урнаштырылды. Алар инде тайлый да башладылар. Ә Борискино авылында хәзер 130 баш айгыр асрала.  Белгечләр әйтүенчә, атлар районга китерелгәнче әллә ни тәрбия күрмәгәннәр. Безнең отрядларда  әйбәт ашатып, яхшы карау булганга бик тиз көрәеп киткәннәр. Инде бахбайларны сатып алучылар да табылган.

Районга күпләп атлар кайтарылуны хупларга гына кала. Никадәр кешегә хезмәт урыны булган, буш торган мал абзарлары эшли башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев