Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына бүген 90 яшь!

Әлки районы 1930 елның 10 августында төзелә. Төгәлрәге, бу көнне ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты шул хакта карар чыгара.

Ул чактагы Әлки районына  тулысы белән Түбән Әлки, Базарлы Матак, Юхмачы волостьлары һәм өлешчә Спас кантонының Кузнечиха, Ромодан һәм Мораса волостьлары керә. Элегрәк Түбән Әлки волосте идарәсе булган Түбән Әлки авылы район үзәге итеп билгеләнә.

Районда ул чакта 45 авыл советы булган. Аларга 96 торак пункт кергән, анда 54 мең 450 кеше яшәгән.

90 еллык тарихында районыбыз авырлык-сынауларга да, казаныш-җиңүләргә дә бай зур юл үтте. Районыбыз тарихы республикабыз, илебез тарихыннан аерылгысыз. Әлкилеләр һәрчак ил белән бергә булдылар, аның үсешенә үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр.

Бүген Әлки районында 18 мең 675 кеше яши. Районда 21 авыл җирлеге бар, алар 70 торак пунктны үз эченә ала.

Районыбызда күп еллардан бирле төрле милләт халыклары бердәм, дус һәм тату гомер итә. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, районда 12 меңнән артык татар, 4 меңгә якын чуаш, 3 меңнән артык рус һәм 200 дән артык башка милләт кешеләре исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев