Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына бу атнада Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килде

Районда эш сәфәре белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев булып китте.

Аны район башлыгы Александр Никошин каршы алды һәм озатып йөрде. Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Түбән Әлки авылында Ата елгасы аша салынып бетеп килә торган күперне карады. Тиздән әлеге объектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачу көтелә. Аны Алексеевскидагы “Мостовик” җәмгыяте эшчеләре кыска срокта өлгертте. Түбән Әлкидә күпер салуны сорап эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов Россия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән иде. Васил Шәйхразиев күпер төзелешеннән һәм аның тирә-юнен төзекләндерүдән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев