Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына соңгы вакытта чит илләрдән 36 кеше кайткан

Март башыннан бирле районга чит илләрдән 36 кеше кайткан. Алар барысы да 14 көн дәвамында үз-үзләрен изоляцияләргә тиешләр.

Бу хакта безгә Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки һәм Чирмешән районнарында баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов хәбәр итте.       

Үз-үзеңне изоляцияләү дигән гыйбарә тормышыбызга коронавирус пандемиясе  аркасында килеп керде. Бу өйдәге карантин дигән сүз.

Роспотребнадзор белгече аңлатуынча, изоляциядәге кеше өйдә утырырга, эшкә, укуга һәм теләсә кайсы җәмәгать урыннарына йөрмәскә, җәмәгать транспортыннан һәм таксидан файдаланмаска  тиеш.     

–Чит илләрдән кайткан кешеләрнең һәркайсы үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә бурычлы. Бу коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында эшләнә,–ди Алмас Абзалов.

Аның әйтүенчә, башка дәүләттән кайткан кешегә Роспотребнадзор белгече аның 14 көн изоляциядә торырга тиешлеге хакындагы карарны  тапшыра. Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре үзизоляциядәге кешеләрнең көн саен сәламәтлеген тикшереп тора, тиешле анализлар алына.

–Үзизоляциядә булырга тиешле әлкилеләр әлеге мәсьәләгә гаять җитди һәм җаваплы карасын иде. Монда бит кешеләр сәламәтлеге һәм иминлеге хакында сүз бара. Чит илдән авыру йоктырып кайткан кеше, үзе авырмаган очракта да, вирусны башкаларга йоктырырга мөмкин. Ә коронавирус кеше гомере өчен зур куркыныч тудыра, аның белән шаярырга ярамый,–дип искәртә Алмас Абзалов.

Ул үзизоляция режимын бозучыларның закон нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималын да җиткерде.

–РФ Җинаять кодексының 236 маддәсе нигезендә, тиешле  санитар-эпидемиология кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә карата 80 мең сумга кадәр штраф түләү, шулай ук 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр һәм шундый ук срокка иректән мәхрүм итү җәзасы да каралган,–ди Роспотребнадзор белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев