Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына үзара салым буенча субсидия килде

Июнь башында район авыл җирлекләре халыктан җыелган акчага субсидия алдылар.

Үзара салым программасы буенча район бюджетына барлыгы 24,3 млн. сумнан артык акча керде. Шуларның якынча 19,5 млн. сумы - "1 сумга 4 сум" республика субсидиясе. Калган акчаларны авыл җирлекләре җыйды. Җыелган акча торак пунктларны төзекләндерүгә: юлларны ремонтлауга, урам утларын урнаштыруга, су үткәрү челтәрләрен ремонтлауга һәм башка мәсьәләләргә юнәлдереләчәк. Эш күләмен һәм төрләрен гражданнар җирле референдумнарда үзләре билгеләде. Бу хакта «Финанс-бюджет палатасының икътисад бүлеге начальнигы Гөлкәй Дәвлиева хәбәр итте.

Үзара салымны тулы күләмдә җыйган авыл җирлекләре дә бар. Мәсәлән, Иске Камка авыл җирлегендә яшәүчеләр агымдагы елның беренче кварталы дәвамында 100% күләмендә акча җыйганнар. Карга һәм Иске Алпар авыл җирлекләре дә бүгенге көндә үзара салымны тулы күләмдә җыйганнар, әмма беренче кварталда гына түгел.

Республика субсидиясе 2020 елның беренче кварталында һәм 2019 елның апрель – декабрендә җыелган акчаларга килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев