Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына “Земский учитель” программасы буенча яңа укытучы кайтты

Иске Матак урта мәктәбендә “Земcкий учитель” программасы буенча яңа укытучы эшли башлады.

“Земcкий учитель” программасы Россия Президенты инициативасы белән быел гамәлгә керде. Ул авыллар, шәһәр тибындагы бистәләр һәм кечкенә шәһәрләр мәктәпләрендә  кадрлар кытлыгын бетерүгә юнәлтелгән. Программада махсус урта яисә югары белемле 55 яшькә кадәрге педагоглар катнашырга мөмкин. Конкурс буенча сайлап алынып авыл мәктәбенә кайткан укытучы 1 миллион  сум компенсация түләве ала һәм әлеге акчаларны үзе теләгәнчә тотарга хокуклы. Шунысы бар, программада катнашучы мөгаллим авыл мәктәбендә атнага ким дигәндә 18 сәгать укытып, биш ел эшләргә бурычлы. Шулай булмаганда аңа компенсация акчаларын дәүләткә кире кайтарырга туры киләчәк.

Иске Матак урта мәктәбендә 40 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан Елена Потапова быел лаеклы ялга киткән. Әлеге вакантлы урынга “Земcкий учитель” программасы буенча Зәлифә Закирова кайтып эшли башлаган. Ул тумышы белән Башкортстаннан, 30 ел стажлы югары категорияле педагог.

–Яңа укытучыбыз беренче көннәрдән үк балалар белән уртак тел тапты. Коллектив та аны үз итте. Бер сүз белән әйткәндә, бу белемле һәм компетентлы педагогның үзебездә эшли башлавына шатбыз,–ди Иске Матак мәктәбе директоры Мария Чванова.

Зәлифә Закирова әйтүенчә, ул районны ошаткан, биредә төпләнеп калырга да исәбе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев