Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 105 кеше коронавирустан прививка ясаткан

Районда 31 кешенең коронавирус белән чирләве лаборатор төстә расланган.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, соңгы вакытта COVID-19 инфекциясе белән өч әлкиле авырый. Аларның берсе республика клиник хастаханәсендә  ята, икесе  өйләрендә дәвалана.

 Иң аянычы, пневмониядән өзлегү нәтиҗәсендә 17 кеше вафат булды. Алар арасында өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә бар.

Коронавирус таралуга каршы тору буенча район эшче төркеменең бүгенге утырышында Роспотребнадзор баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов бу мәкерле чирдән бары вакциналау юлы белән генә котылып булуына басым ясады. Ул элек дөньяда  бик күп кеше гомерләрен өзгән кызамык, чума кебек йогышлы чирләрне дә вакцина ярдәмендә генә җиңә алуны искә төшерде. Бүген һәр кеше аңларга тиеш- бизмәннең бер ягында прививка, икенче ягында куркыныч чир. Кайсына өстенлек бирәсен һәр кеше үзе сайлый.

Районда бүгенгә 105 кеше коронавирустан прививка ясаткан. Аларның бишесе вакциналауның икенче этабын да узган.  Прививка кадатучылар үзләрен яхшы хис итә.

 Вакциналау түләүсез һәм медицина хезмәткәрләре  күзәтүендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев