Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 13 июльдә физика һәм тарихтан 15 укучы БДИ тапшыра

Бүген урта мәктәп тәмамлаучылар физика һәм тарих фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Районыбызда 13 чыгарылыш укучысы физикадан белемнәрен сынаячак. Бу имтихан ике өлештән һәм 32 биремнән тора. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.

Тарихны быел ике кеше тапшыра. Бу сынау ике өлештән һәм 25 биремнән тора. Аларны шулай ук 3 сәгать 55 минутта башкарырга кирәк.

Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре 27 июльдән дә соңга калмый билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, пандемия аркасында быел дәүләт имтиханнарын вузларга керергә ниятләгән чыгарылыш укучылары гына тапшыра. БДИ 25 июльгә кадәр дәвам итә. Безнең районда 46 кеше БДИ тапшыра. Имтиханнар Базарлы Матак урта мәктәбе базасында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев