Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 18 кеше наркотиклар куллану сәбәпле исәптә тора

Бүген район үзәк хастаханәсенең наркология кабинетында 18 кеше наркотик матдәләр куллану сәбәпле исәптә тора.

Аларның тугызы Базарлы Матактан, өчесе Юхмачыдан һәм берәр кеше Иске Матак, Әхмәт, Иске Алпар, Карга, Сихтермә-Хузангай, Ташбилге авылларыннан. Болар арасында яшьләр генә түгел, олылар да бар.

Бу турыда наркоманиягә каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында сүз барды. Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Денис Шипигин әйтүенә караганда, быел наркотик матдәләрне  законсыз саклауның өч очрагы теркәлгән, алар буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Шулай ук үзлегеннән тишелеп чыгып үсүче, составында наркотик матдәләр булган киндер, мәк кебек үлән мәйданнарын ачыклау, аларны яндырып юк итү даими алып барыла. Бу эштә хокук сакчыларына авыл җирлекләре башлыклары зур ярдәм күрсәтә. Әлеге яман үләннәр чәчмәсәң дә үсә шул.

Район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Александр Плаксин ел башыннан бирле наркотик матдәләр кулланган сигез кешене исәпкә алынуын, ике кешенең әлеге яман гадәттән тулысынча дәваланып бу исемлектән төшерелүен хәбәр итте. Ел дәвамында ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү бүлегенә ЮХИДИ инспекторлары автомобиль белән шикле кыяфәттә идарә итккән 51 кешене медицина тикшерүенә алып килгәннәр. Шуларның 19ының – алкоголь, ә икесенең наркотик матдә кулланган булуы ачыкланган. 

Балаларның, яшьләрнең ялларын дөрес оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча мәктәпләрдә, мәдәният йортларында күп эшләр башкарыла. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов һәм мәдәният бүлеге башлыгы Рәсимә Гайфуллина чыгышлары әнә шул темаларны яктыртуга багышланды.

Александр Никошин районда наркоманиягә каршы көрәш чараларын тагын да җанландыру зарурлыгын искәртте.

  • Авыл җирендә бөтен нәрсә күз алдында. Безгә яшьләрнең буш вакытларын ничек үткәрүләрен күз уңында тоту зарур. Шәһәр җиреннән яман гадәтләр үтеп керүдән дә сакланырга кирәк. Бу мәсьәләгә беркем дә битараф булмасын иде, – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев