Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 180 кеше үзмәшгуль булып теркәлеп эшли

Районда 180 кеше үзмәшгуль булып теркәлеп эшли башлаган.

Мәгълүм булганча, ел башыннан илебезнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда үзмәшгульлек буенча “Һөнәри керемгә салым” режимы эшли башлады. Районда үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч Айрат Вәлиев әйтүенә караганда, әлкилеләр яңа системаның отышлы һәм өстенлекле якларын аңлап, зур теләк белән аңа кушылалар. Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр бары 4 процент (юридик затлар белән эш иткәндә 6 процент) салым түлиләр. Соңгы вакытта төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче шактый кеше үзмәшгуль булып рәсмиләшкән. Чәчтараш хезмәтләре күрсәтүчеләрнең дә байтагы яңа салым режимына өстенлек биргән. Гомумән, күләгәдән чыгып, рәсми рәвештә эшләү өчен үзмәшгульлек иң кулай юл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев