Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 186 кеше “Татарча диктант” акциясендә катнашачак

27 октябрьдә бөтен дөнья татарча диктант язачак.

 
Әлеге акциягә әлкилеләр дә кушыла – бу көнне 186 кеше туган телендә диктант язарга ниятли.
Диктант язу районның 10 мәктәбендә оештырыла. Анда теләге булган һәркем катнашып, белемен сынап карый алачак. Диктант өчен Гаяз Исхакыйның “Көз” һәм Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәрләре сайлап алынган. Текстта 260 тан артык сүз булачак. Нәтиҗәләр бер айдан игълан ителер, ди оештыручылар.  “Өчле” һәм “дүртле” алганнарга катнашучы сертификаты бирелә. 3-4 кенә хатасы булганнарга да “бишле” куячаклар. “Икеле”ләр куелмый. Ә менә бөтенләй хатасыз язганнарны аерым чакырып хөрмәтләячәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев