Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 2 августта «Бердәм Россия " нең мобиль кабул итү бүлмәсе эшләячәк»

8 сентябрьдә булачак Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга партияләр һәм алардан кандидатлар һәркайсы үзенчә әзерлек алып бара.

Сайлаучыларга якынрак булу, аларның уй-фикерләрен ишетү, тәкъдимнәрен, йөкләмәләрен теркәү максатында “Бердәм Россия” партиясе республика территориясендә мобиль кабул итү пунктларын эшләтеп җибәрде. Моның өчен алты автобус җиһазландырылды, алар Татарстанның аерым төбәкләренә беркетелгән. Автобус-кабул итү пунктларында партиянең Татарстан һәм җирле бүлекчәләре вәкилләре эшләячәк. Алар, әйтик, безнең районга килеп, авылларда кешеләрне кабул итәчәк. Дәүләт Советына сайланаячак депутатларга конкрет җирлегең, үз авылың, хәтта  урамың проблемалары хакында сөйләп бирергә, җитешсезлекләр турында әйтергә, тормыш-көнкүрешне яхшырту буенча тәкъдимнәрне җиткерергә мөмкин булачак. Ә кандидатлар аларны язып алып, алдагы эшчәнлекләрендә кулланырга ышандыралар.

Безнең  районда беренче мобиль кабул итү пункты (автобус) бүген, 2 августта эшли. Көннең беренче яртысында ул Каргада (10.00-11.30 сәг.), ә төштән соң башта Базарлы Матакта (13.00-14,30 сәг.), аннары Түбән Әлкидә (14.45-16.15 сәг.) булачак. “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары һәм кандидатлары белән бу юлы очраша алмаган очракта борчылырга кирәкми: мобиль кабул итү пунктлары 8 августта Базарлы Матакта, Чуаш Кичүендә һәм Юхмачыда алдарак күрсәтелгән вакытта булачак. 30 августта  аның, район үзәгеннән кала, Иске Камка һәм Иске Алпар авылларына килүе көтелә.

Ләйлә Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев