Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Әлки районында 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим игълан ителә

Пиротехниканы махсус урында гына файдаланырга

20 декабрьдән Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителә.

Әлеге чара Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын хәвефсезлеген, кешеләрнең иминлеген, шәхси һәм дәүләт милкенең сакланышын тәэмин итү максатында оештырыла. Янгынга каршы махсус режим чорында сәнәгать, транспорт инфраструктурасы  объектлары (автомобиль юлларыннан тыш) чикләреннән

500 метр, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп булган объектлар чикләреннән , автомобиль юлларыннан 50 метр  арада 1-3 класс хәвефле пиротехника эшләнмәләре (бенгаль утларыннан, “хлопушка”лардан тыш) файдалану тыела.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, районда һәр торак пунктта пиротехника эшләнмәләре файдалану өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак. Янгынга каршы махсус режим чорында даими төстә рейдлар үткәрү күздә тотыла. Пиротехника эшләнмәләрен тиешсез урында  файдаланган өчен бу чорда административ санкцияләр арта. Таләпләрне үтәмәгән гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 меңгә, юридик зат зат булып теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга – 30 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф салу  каралган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев