Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 20 кеше коронавирус белән авырган

Районда бүгенгә коронавирус чирен йоктырган 20 кеше теркәлгән.

Аларның 18 е сәламәтләнгән, икесе өйләрендә дәвалау курсы үтә. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә коронавируска каршы көрәш буенча район штабы җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин әйтеп узды.

COVID-19  акрынлап чигенә, эпидемиягә бәйле чикләү чаралары да киметелә бара. Әмма уяулыкны югалтмау, саклану чараларын төгәл үтәү зарур. Хезмәт коллективларында кешеләрнең тән температурасын көнгә ике тапкыр үлчәп тору мәслихәт. Югары  температура булган очракта хезмәткәрне өенә кайтарып җибәрү тиеш. Ленар Әһлиуллин шулай ук оешма-учреждениеләргә кергәндә кулларны антисептик белән эшкәртү кирәклеген искәртте. Кибетләрдә, башка учреждениеләрдә битлек һәм пирчәткә куллану, социаль дистанция (1,5 метр) саклау таләбе дә әле көчендә. Эш урыннарында бүлмәләрне ике сәгать саен җилләтеп тору, хлорлы су белән  юу да вирус таралуга каршы мөһим чара булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев