Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 2020 ел нинди вакыйгалар белән истә калыр?

.

Узып  баручы 2020 – районыбызның 90 яшьлек юбилее елы иде. Әлкилеләр хезмәт уңышларын әнә шул күренекле датага багышладылар. Район юбилее һәм Татарстан төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан бик күп мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелде. 30 август – Республика көнендә әлеге олы юбилейларга багышланган бәйрәм чаралары оештырылды. Бәйрәм тантанасының төп өлеше “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янында – Сабан туе мәйданында узды.

Бәйрәмнән фотолар

------

25 гыйнварда район үзәгендә Татарстан Хоккей федерациясе  белән берлектә зур спорт бәйрәме – “Сәламәтлек эстафетасы” үткәрелде. Көне буе дәвам иткән әлеге чарада 600 дән артык кеше катнашты.

Фотолар

-------

2020 елгы вәзгыятьне билгеләгән төп вакыйга, билгеле, коронавирус пандемиясе.  Март уртасыннан бөтен ил күләмендә коронавирус таралуга юл куймау максатында санитар-эпидемиологик режим игълан ителде. Күп кеше катнашындагы чаралар үткәрү тыелды, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгып йөрмәскә киңәш ителде.  Мәктәпләр дистанцион укуга күчте, күп оешмалар эшләрен вакытлыча туктатты яисә дистанцион эшли башлады. Өйдән чыгып каядыр бару өчен махсус рөхсәт алырга кирәк булды.

12 майдан республикада хәрәкәт итү өчен пропусклар бетерелде. Ә битлек һәм пирчәткә режимы дәвам итте. Битлек режимы бүгенгә кадәр гамәлдә.

Май аенда районда коронавирус йоктыруның беренче очрагы теркәлде. Ел ахырына ковид белән чирләүнең 27 очрагы рәсми рәвештә исәпкә алынды. Вируслы пневмониядән районда 16 кеше үлде.

24 декабрьдә районда коронавируска каршы прививка ясала башлады. Иң беренче биш кеше – медицина хезмәткәрләре вакциналанды.

------

Тагын бер зур вакыйга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тантаналар санитар-эпидемиологик чикләү шартларында үткәрелде.

 

 

-------

1 июльдә Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бердәм тавыш бирү үткәрелде. Тавышны алдан, 25-30 июньдә дә бирү мөмкин булды. Анда әлкилеләрнең  94,1 проценты катнашты,  шуларның 89,57 проценты Конституциягә төзәтмәләрне хуплады.   

-------

Татар Төгәлбәе авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нургазиз Хисмәтов 20 июльдә 100 яшьлеген билгеләп үтте.   

-------

Районыбыз игенчеләре басулардан мул уңыш җыеп алдылар. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 32,5 центнер тәшкил итте (узган ел 24,5 центнер иде). Уҗым бодае гектардан 40ар центнер чыкты.

Районның 11 механизаторы “Иң яхшы комбайнчы – 2020” республика бәйгесендә җиңү яулады.

-------

Чуаш Борнае авылында фермер Юрий Ензаев “Агростартап” программасы буенча 3 миллион сум грант отып, каз фермасы төзеде. Быел ул  мең ярым тирәсе каз үстерде.

-------

13 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Президентын сайладык. Сайлаучылар исемлегенә кертелгән әлкилеләрнең 93,77 проценты тавыш бирүдә катнашты, шуларның 93,75 проценты республика Президенты постында Рөстәм Миңнехановны күрергә теләвен белдерде.

11-13 сентябрьдә узган тавыш бирүдә шулай ук  РФ Дәүләт Думасы депутатын һәм авыл җирлекләре советлары депутатларын сайладык.

------

9-17 декабрьдә “Ләйсән” йөзү бассейнында су полосы буенча ил беренчелегенең икенче туры ярышлары узды. Анда 17 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар командалары көч сынашты. Безнең ватерполчы малайлар аеруча уңышлы чыгыш ясады – алар өч уеннның икесендә җиңде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев