Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 211 гаилә кош-корт сатып алуга субсидия алачак

Районыбызда кош-корт үстерүчеләргә аерым игътибар һәм ярдәм күрсәтелә. Бәбкә-чебиләрне 50 баш һәм аннан да күбрәк сатып алучыларга республика бюджетыннан субсидия түләнә.

Бу мөмкинлектән бигрәк тә район үзәгендә яшәүчеләр файдаланган – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы  49 гаилә шушы арада дәүләт ярдәмен (362 мең сум) алачак. Икенче урында – Карга һәм Түбән Әлки җирлекләре кош үстерүчеләре. Бу ике җирлектә дә 23 әр йортта күпләп чеби, каз, үрдәк һәм күркә бәбкәләре сатып алганнар.

17 авыл җирлегендә башкарма комитетлар хезмәткәрләре халыкка кош-корт өчен субсидия алу буенча мәгълүмат җиткерү, үгетләү, документлар җыярга ярдәм итү җәһәтеннән биниһая эш башкарганнар. Тик менә Иске Матак кебек зур җирлектә кош-корт асраучыларның берсенең дә бу программадан файдаланырга теләмәве аптырашта калдыра.

Кош-кортны Каргада аеруча яратып һәм оста үстерәләр. Елның-елында биредә тәүлеклек каз һәм үрдәк бәбкәләре сатып алалар. Быел каргалылар кош-корт сатып алу чыгымнарын каплауга дәүләттән 204 мең сум ярдәм алачак.

Авылның кош үстерүчеләре арасында Илдар һәм Гөлназ Шәйхетдиновлар гаиләсе аерым урын алып тора. Бу яшь гаилә бәбкә-чебиләрне бер генә түгел, ә өч партия сатып ала икән. Илдар төзелеш кибетендә эшли, ә Гөлназ “Кызыл Шәрык-Агро”да ашханә мөдире. Күп балалы бу тату гаилә кош-корт үстерү буенча шактый тәҗрибә туплаган. Беренче партия 100 чебине алар инде март башында ук алып кайталар, кошларны 40 көнгәчә үстерәләр һәм сатып җибәрәләр. Шуннан соң тагын 100 бройлер, 30 мулард һәм 30 черри-велли (үрдәкнең  төрле токымнары) бәбкәләре сатып алалар. Май азагында исә уңган хуҗалар күркәләр алганнар, ә июнь ахырында йортка 110 каз бәбкәсе кайткан. Гаилә 100 каз бәбкәсенә дәүләттән ярдәм алу өчен документлар тапшырган –аларга тиздән 10 мең сум субсидия килергә тиеш.

Билгеле, беренче сорау – вак кош-кортларны кайда тоталар, бройлерлар бит бигрәк тә җылы ярата.

–Ирем алтын куллы минем, өйгә корылма ясап газ кертте. Кошларга анда  бик уңай. Бу “өй”аларның беренче партиясе өчен. Ә аннан соң сатып алганнарын иске рамлы пыялалардан ясалган читлекләрдә тотабыз. Кояш нурларыннан алар бик яхшы җылына, ә төнгә лампа куябыз,–дип “нәни сары йомгакларны” үстерү серләре белән уртаклаша яшь һәм чибәр хуҗабикә ханым Гөлназ.

Гаилә башлыгы Илдар исә хатынын мактый:

–Минем әби Гөлкәй бик уңган. Гөлназ да әнисенә охшаган, эшкә кулы ятып тора. Күпме кош-корт сатып алып, ел да шуларның берничәсе генә үлә, калганнары барысы да нык, көр булып үсеп җитәләр,–ди.

Чебиләр һәм үрдәк бәбкәләре үстергәндә хуҗалар әллә ни кыенлык күрмиләр, ә менә каз бәбкәләре зур игътибар сорый – аларны гел карап торырга кирәк. Монда инде уллары – 11 яшьлек Радмир белән беренче сыйныфта укучы Данил ярдәм итә. Фатыйма әбиләре белән бергә алар чирәм, үлән йолкырга яратучы каз бәбкәләрен саклап үстерәләр. Урыннары иркен – дәүләт гаиләгә өченче балаларын тапкан  өчен җир биргән.

Бер айга кадәр кошларның барысын да кыйммәтле катнаш азык – стартер сатып алып ашаталар икән. Аннан соң гына җимнәренә бодай, арпа, көнбагыш куша башлыйлар.

–Бөртекне район үзәгендә сатып алабыз, хезмәт хакы хисабына да бирәләр. Тагын без зур бакча тутырып бәрәңге утыртабыз. Аннан башка бройлерлар үсми,–ди Гөлназ.

Хәзер хуҗалар кошларның барысын да зур мич-казанда пешкән азык белән тукландыралар. Бройлерларны инде иткә җибәрә башлаганнар, тиздән үрдәкләрнең дә чираты җитә. Сатып алучыларны эзлисе юк – күпләр алдан ук ике-өч, хәтта унлап тавык түшкәсен үзләренә калдыруны сорыйлар.

Тырыш-эшчән гаилә әнә шулай иртә яздан кара көзгә кадәр кош-корт үстерү белән мәшгуль. Сүз дә юк, гаилә бюджетына бу бик зур ярдәм. Авылда яшәп терлек-туар, кош-корт асрамаучыларга гаҗәпләнәләр Шәйхетдиновлар.

Гөлназ шатлыгы белән уртаклашты – тиздән ул дәү әни булачак. Кызы Гөлфия авылдашы Илсур Хәсәнҗановка кияүгә чыккан, беренче балаларын көтәләр. Сабыйлар дөньяга килә, димәк, авыл яши, үсә һәм ныгый. Ә бу иң мөһиме.

 

 

Кош-корт үстерүче әлкилеләр 675 күркәгә, 708 казга, 4532 үрдәккә, 2526 бройлерга 1 миллион 554 мең сум субсидия алачак.

Кош-корт үрчеме алуга дәүләт ярдәме шундый исәптән күрсәтелә:

100 сум – бер күркәгә һәм (яисә) казга,

80 сум – бер үрдәккә,

30 сум – бер бройлер чебигә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев әйтүенчә, 30 тәүлеккә кадәр зурлыктагы кош-корт сатып алырга һәм моның өчен субсидия алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Халык хәзер дәүләт программасының өстенлекләрен яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев