Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 25 февральдән 7 мартка кадәр янгыннарга каршы профилактик рейдлар үткәрелгән

25 февральдән 7 мартка кадәр дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары (сотрудники) “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге, газ эксплуатацияләү хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрделәр.

“Торак-2019” операциясе кысаларында оештырылган әлеге тикшерү “хәвеф төркеменә” кергән әлкилеләрне – имин булмаган, күп балалы гаиләләрне, ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне, инвалидларны үз эченә алган.

–Мондый рейдлар үткәрү инде традициягә әйләнде. Аларның төп максаты – янгыннарга һәм анда кешеләрнең, шул исәптән балаларның зыян күрүенә юл куймау. Өйләрдә булганда без электр җиһазларының, мичләрнең төзеклегенә аеруча игътибар итәбез,–ди районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов.

Ут-күзнең нинди зур бәлаләр чыгарырга мөмкин булуы һәркемгә мәгълүм. Әле күптән түгел Кукмара районында торак йортта чыккан янгында ике кечкенә баланың гомерләре өзелү бөтен республиканы тетрәндерде. Әнә шундый фаҗигаләрне булдырмас өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары  профилактик тикшерүләр вакытында  берничә йортка автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырганнар. Шулай ук электрүткәргечләрнең торышы, өйләрдә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелгән. Олылар һәм балалар белән ут-күздән саклану, янгыннарны сүндерү кагыйдәләре турында әңгәмә-инструктажлар үткәрелгән. Райондагы ашыгыч хезмәтләр, шул исәптән янгын сагы телефон номерлары теркәлгән листовкалар, белешмәләр тапшырылган. “Мондый гаиләләр һәрчак безнең игътибар үзәгендә. Алга таба да профилактика эшен дәвам итәчәкбез”,–ди өлкән инспектор Радис Инсапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев