Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 27 гектарда урман утырттылар

Район урманчылыгы бу язда 27 гектарда каен һәм нарат агачлары утырткан.

Һәр гектарга уртача 4 мең агач үсентесе тотылган. Урманчылык хезмәткәрләре шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышлап яшел аллея  утырттылар. Базарлы Матакның Афанасьев урамы артындагы әлеге истәлек аллеясы бер гектар мәйдан били. Анда каен, чыршы, миләш – барысы 4 мең төп үсенте урын алган. Агач үсентеләрен урман хуҗалыгы үзенең 7,5 гектарлы питомнигында үстерә. Үз кирәкләреннән калган үсентеләрне башка районнарга сатканнар.

Бүген урманчылык хезмәткәрләре посадкаларны карау-чистарту, шулай ук урман хәзерләү белән шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев