Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 3160 гектарда уҗым бодаен кире чәчәргә туры килә

Районда 23 мең гектардагы уҗым бодаеның 3160 гектарын кире чәчәргә туры килә. Шулкадәр мәйданда көзге культура кышны чыга алмыйча һәлак булган. Тагын 6 мең гектарда уҗымнар канәгатьләнерлек хәлдә генә. Соңрак чәчелгән кырларда көзге бодай кышлауны авыр кичергән.

Бу көннәрдә район басуларында сабан культуралары чәчү тулы куәткә алып барыла. Игенчеләребез язын 42 мең 728 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга тиеш, 29 апрельгә шуның 6 мең гектарында орлыклар җир куенына салынган. Туңга сөрелгән кырларда исә дым каплау эшләре тулысынча төгәлләнеп килә. Хәзер тырма агрегатлары уҗым басуларында эшли. Көзге культуралар тулысынча минераль ашламалар белән тукландырылды. Чәчү эшләре “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалларында, “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләрендә бик уңышлы бара. Башлыча арпа, көнбагыш һәм борчак культуралары чәчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев