Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 4 гаилә ана капиталы средстволарыннан айлык түләүләр ала

 Татарстанда яшәүче гаиләләр быелдан ана капиталы сертификатына һәм бер үк вакытта икенче балага айлык түләүгә гариза бирә ала. 

 
Ана капиталы средстволарыннан айлык түләүләр алу хокукыннан 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап балалары туган яисә уллыкка алынган, капиталның бөтен суммасын программаның төп юнәлешләренә файдаланмаган аз керемле гаиләләр файдаланырга мөмкин. 
Айлык түләүгә гаризаны икенче бала туган көннән соң ел ярым дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Беренче алты айда мөрәҗәгать иткәндә айлык түләү бала туган датадан ук билгеләнә, ягъни средстволар гариза биргәнгә кадәрге айлар өчен дә түләнә. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта түләү гариза биргән көннән билгеләнә. Акча ана капиталы сертификаты иясенең исәп-хисап счетына күчерелә.
Айлык түләүнең күләме республикада алдагы елның икенче кварталында билгеләнгән, балалар өчен яшәү минимумы суммасын тәшкил итә (8490 сум). Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр итүенчә, бездә бүген дүрт гаилә ана капиталы средстволарыннан айлык түләүләр алалар.
Айлык түләү балага яшь ярым булганчы бирелә. Әмма беренче түләү чоры бер елга исәпләнгән. Моннан соң аны билгеләү турында кабат гариза тапшырырга кирәк. Әгәр ана капиталы  тулысынча файдаланылса, гаилә яшәү урынын үзгәртсә яисә балага яшь ярым тулса айлык түләүләр туктатыла. Зарурлык булганда әлеге түләүне туктатып торырга да мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев