Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 424 кеше яман шеш чирләре белән исәптә тора

4 февральдә Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бездә бүген яман шеш чирләре белән 424 кеше исәптә тора. Аларның 77 сендә авыру узган ел ачыкланган. Авыручылар саны буенча тире рагы беренче урында тора. Аңардан соң сөт бизләре, хатын-кыз әгъзалары яман шеше килә.

Табиблар әйтүенчә, рак тәннең теләсә кайсы өлешендә килеп чыгарга мөмкин. Ир-атларда күбесенчә үпкә, ашказаны һәм мәни бизе яман шеше табыла  икән. Ә хатын-кызларда сөт бизләре рагы өстенлек итә. Дөрес тукланмау, тәмәке тартуны бу яман авыруга китерә торган сәбәпләр рәтендә атыйлар. Шулай ук  кояшта кызыну белән мавыкмаска, буягычлы ашамлыклар кулланмаска, даими табибка күренеп торырга киңәш ителә. Рак хөкем карары түгел, ди белгечләр. Башлангыч чорында ачыклаганда аны дәваларга, шул рәвешле бу авырудан үлем-җитемне киметергә була.

50 яшьтән башлап һәр кешегә ким дигәндә елына бер тапкыр онкологта тикшеренергә кирәк. Хатын-кызлар гинекологта, проктологта һәм маммологта булырга, ирләр үпкәләрен, ашказанын, юан эчәкне һәм мәни бизен тикшертергә тиешләр. Бүген табиблар арсеналында онкология   чирләрен дәвалау өчен барлык заманча технологияләр бар. Бары тик медикларга вакытында мөрәҗәгать итәргә, үз белдегең белән дәваланып вакытны әрәм итмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев