Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 63 ел бергә яшәгән пар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде

Гаилә көнендә иң күркәм һәм үрнәк парларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. Әлеге медаль чирек гасырдан артык бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы, тәртипле балалар тәрбияләп үстергән гаиләләргә бирелә. Быел районыбызда бу олы бүләккә Иске Алпар авылында яшәүче Минхарис һәм Сания Гайнетдиновлар лаек булды.

Сания апа белән Минхарис абый Иске Алпарның Чирмешән аръягындагы өлешендә яшиләр икән. Аларның өйләрен сорашкач бер апа:

- Тирәкле урамына борылыгыз да, андагы иң матур йорт Минхарис абыйларныкы булыр, - дип аңлатты.

Зур тәрәзәләре кояшлы якка караган, биек итеп эшләнгән алты почмаклы бүрәнә йортта уңган хуҗалар яшәве әллә каян күренеп тора. Ишегалдындагы ямь-яшел чирәмдә, тавыклар, бройлер чебиләр үлән чемченеп йөри, каршыдагы иркен бакча тулы умарта оялары. Әллә ничә бүлмәдән торган иркен өй эче дә матур итеп җиһазланган, чиста-ямьле.

Бу өйне Минхарис абый, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, уллары ярдәме белән берүзе салып чыккан. Хәер, алтын куллы бу балта остасы төзегән йортлар, мунчалар, абзарлар тирә-юньдә бихисап.

Минхарис абый белән Сания апа икесе дә быел 90 яшь тутырганнар. Әмма аларга бу яшьне биреп булмый әле. Икесе дә җитез, тынгысызлар, йөзләреннән елмаю китми. Ә бит тормыш юллары ансат кына булмаган. Балачак, үсмер еллары авыр сугыш елларына туры килгән. 12 яшьтән колхоз эшендә алар. Кышларын чана белән кырдан ферма сыерларына салам ташумы, дистәләрчә чакрымнан чәчүлек орлык тартып кайтумы, Тумбада урман кисүме – берсе дә калмаган.

- Сугыш елларының бер вакыйгасы бигрәк тә хәтергә сеңгән,- дип сөйли Сания апа. – Язгы җылы бер көндә арбалар тартып Юхмачыга әллә фуражга, әллә чәчүлеккә киттек. Анда кунып, икенче көнне йөкләрне тартып кайтырга чыктык. Су эчәргә дип Кәчигә керсәк, бөтен халык урамда, җырлыйлар, бииләр. Безне дә кочаклап алдылар:  “Кызлар, сугыш беткән бит, нинди шатлык!”- диләр. Җиңү турындагы хәбәрне шунда ишеттек. Андагы сөенеч!

Сания апа сугыштан соң әле тракторга утырып, биш-алты ел басулар сөргән. Ике ел Ярославльдә торф чыгаруда эшләгән.

1957 елда Алпар егете Минхарис белән Иске Камка авылы кызы Сания гаилә корып җибәрәләр. Без аларның ничек танышулары белән кызыксынабыз.

- Димләп өйләнештек без. Күршебездәге Рауза апа Иске Алпарда кияүдә иде. Авылга кайткан саен Минхарисны мактый бу миңа. Шулкадәр эшчән, тырыш, уңган егет, ди. Ә берсендә Минхарис үзе дә килде. Язмыштыр инде, бер-ике очрашкач, кияүгә чыгарга ризалык та бирдем, - дип бәян итә гаилә кору тарихын Сания апа.

-Булачак киявегезне мактаулар рас килдеме соң?

-Шөкер, бөтенесе дөрескә чыкты. Минхарис абыегыз гомергә бик булдыклы, эшчән булды. Беркайчан акчага тилмермәдек. Ирем гел барлыкта, муллыкта яшәтте. Аңа кияүгә чыгуыма ялгыш кына да үкенгәнем булмады.

Минхарис ага совхозда агач эшләре остаханәсендә озак еллар хезмәт куйган. Эштән буш вакытында балта осталары бригадасы төзеп, йортлар салып йөргән. Уңган останы күрше-тирә авылларда да көтеп ала торган булганнар. Гомумән, аяклары сәламәт булмаса да, тырыш ир гаиләсен мохтаҗлыкта яшәтмәгән. Лаеклы ялга чыккач, бал кортлары алып җибәргән. Хәзер дә бу эш белән бик яратып, мавыгып шөгыльләнә. Кыш буе остаханәсендә умарта ояларын, барлык кирәк-яракны үзе ясый икән.

Сания апа шактый еллар совхозның кирпеч заводында эшләгән.

Алар өч малай үстергәннәр. Ни аяныч, бала хәсрәтен дә татыганнар. Олы уллары Әмир гомер уртасында вафат булган. Ильмир белән Дамир икесе дә гаиләле, Чаллыда яшиләр, заводта хезмәт куялар. Әти-әниләрен бик кайгырталар, атна саен диярлек кайтып, булышып торалар.

Минхарис ага белән Сания апа күзгә-күз карашып, бер-беренең сүзен җөпләп кенә торалар. Аларның бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәгәннәре күренеп тора. “Сезнең ачуланышканыгыз бармы соң?”- дип соравыбызга:

- Тормышта төрлесе була инде. Әмма без беркайчан да ярты сәгатьтән артык үпкәләшеп тормадык. Аз гына сүзгә килгәндәй булабыз да, шундук дуслашканыбызны сизми дә калабыз,- дип җавап бирделәр.

“Күп нәрсә хатын-кыздан тора инде. Сания бик сабыр, зирәк, акыллы кеше. Без өйләнешкәч ике ел абыйлар гаиләсе белән бергә яшәдек. Каенана, килендәш белән торганда да ул һәрчак ачык йөзле, тәмле сүзле булды”,-ди Минхарис ага, җәмәгатенә яратып карап.

Унынчы дистәгә аяк баскан, 63 ел бергә гомер иткән бу гаилә парыннан без озын гомерле булуның серен дә сораштык.

- Кешеләрне яратып яшәргә кирәк. Беркайчан беркемне сүз белән дә рәнҗетмәскә,- ди Сания апа.

- Кешеләргә яхшылык эшләргә! Тормышта иң зур шатлык, канәгатьлек чыганагы шул,- дип өстәп куя Минхарис ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев