Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 70 кеше һөнәри керемгә салым режимында теркәлеп эшли башлаган

Бүген районыбызда 70 кеше һөнәри керемгә салым режимында теркәлеп эшли башлады.

Районда үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч Айрат Вәлиев әйтүенә караганда, соңгы айларда хуҗалыгында шәхси трактор тотучылар бу яңа системага күп кергәннәр. Үз тракторы булганнар бит яз айларында бакча сукалау, җәен печән чабу һәм башка хезмәтләр күрсәтүдә актив катнашалар. Һөнәри керемгә салымны чәчтараш хезмәте күрсәтүчеләр,төзелеш эшләре белән шөгыльләнүчеләр, йөкләр, пассажирлар ташучылар күп сайлаган. Алар шулай  үз бизнесларын күләгәдән чыгарып, рәсми рәвештә эшли башлаганнар.

Үзмәшгульлеккә күчү гаять ансат. Аның отчетлары да юк. Ә керемнәрдән салым процентлары бик түбән. Әлкилеләргә яңа системаның әнә шул отышлы яклары ошый да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев