Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 74 мең тонна сенаж салынды

Районда күпьеллык үләннән сенаж салу эшләре зур активлык белән дәвам итә.

Хуҗалыклардагы 10655 гектар күпьеллык үлән тулысы белән теземнәргә салынды. Механизаторлар бер көндә дүрт мең тоннадан артык яшел массаны базларга урнаштырдылар. Районда маллар өчен барысы 74 мең тонна сенаж хәзерләнде. Узган ел бу вакытта 46 мең тонна сенаж салынган булган.

Иң күп сенаж “Хузангай” комплексы азык базасына салынган (18 мең тоннадан артык). Чуаш Кичүе һәм Карга комплексларында 17 мең һәм 12 мең тонна яшел масса тупланган.

Сенаж салу эре предприятияләрдә әйбәт барса, печән хәзерләү белән фермер хуҗалыклары күбрәк шөгыльләнә. Районда өч мең тоннадан артык печән запасы булдырылган. Бер көндә 300 тонна печән рулоннарга төрелеп, азык базаларында кибәннәргә өеп куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев