Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 9 сентябрь – бердәм тавыш көнендә өч депутат сайланды

9 сентябрьдә Россиядә узган бердәм тавыш бирү көнендә районыбызда бер мандатлы өч сайлау округында авыл җирлекләре советлары депутатларын өстәмә сайлау булды.

  
Өстәмә сайлау депутаты теге яки бу сәбәп аркасында киткән (вафат булган, күчеп киткән һ.б.) округларда үткәрелә. 9 сентябрьдә районыбызның өч авыл җирлегендә яңа депутатлар сайланды. Һәр округта сайлау альтернатив нигездә узды.
Базарлы Матак авыл җирлегенең 4 нче бер мандатлы сайлау округы буенча депутат мандаты өчен  өч кандидат көрәште. Биредә сайлаучылар исемлегенә кертелгән 477  кешенең 376 сы (78,83 процент) тавыш бирүдә катнашты. Күпчелек тавышны (82,45 процент) Илсур Зәйнуллин җыйды. Ул Әлки урманчылыгы җитәкче-лесничие булып эшли. Альтернатив кандидатлар Артур Хәйруллин өчен сайлаучыларның 13,3 проценты, Сергей Ильичев өчен 1,86 проценты тавыш бирде.
Чуаш Кичүе авыл җирлегенең 9 нчы округында (Әхмәт авылы) 85 сайлаучының 78 е тавыш бирүдә катнашты. Аларның 75,64 проценты Рафаэль Зәйдуллин (вакытлыча эшләми)  өчен тавыш бирде. Икенче кандидат Энгель Фәтхуллин 23,08 процент тавыш җыйды.
Иске Кората авыл җирлегенең 6 нчы округында сайлаучылар исемлегенә кертелгән 49 кешенең 44 е тавыш бирүдә катнашты.  Биредә 88,64 процент тавыш җыеп, Вячеслав Яганев өстенлек яулады. Ул йөкләр ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәр. Сайлаучыларның 9,09 проценты исә Марсель Үтәгәнов өчен тавыш бирде.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр иткәнчә, тавыш бирү барышында закон бозу очраклары булмаган.
10 сентябрьдә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин өстәмә сайлауның оешкан төстә үтүен билгеләп узды, аны әзерләүдә, оештыруда катнашучыларга рәхмәт әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев