Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 95 яшьлек сугыш ветеранын котладылар

5 июньдә Югары Әлкидә туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хашим ага Фәхретдиновка 95 яшь тулды.

Кызы Карибә Сәгыйрова тәрбиясендә яшәүче ветеранны район башлыгы Александр Никошин өенә барып котлады. Хашим ага яу кырында яраланып, бер аяксыз кала. Шуңа карамастан, тыныч тормышта һәрчак эшли, хезмәт куя. Күп еллар терлекчелектә мактаулы бригадир була ул.

Юбилярны туган көне белән Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллин, эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов та котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев