Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 97 кеше этнографик диктант язды

“Зур этнографик диктант” халыкара акциясенә әлкилеләр дә кушылды.

Кешеләрнең илебез тарихы, мәдәнияты, халыклары турындагы белемнәрен ачыкларга мөмкинлек бирүче (..., кот. Позволяет оценить знания населения) әлеге чара (культурно-просветительское мероприятие) 1 ноябрьдә узды. Районда этнографик диктантны өч мәйданчыкта – Чуаш Кичүе, Базарлы Матак урта мәктәпләрендә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә язарга мөмкин иде. Этнография (этнокультура) буенча белемнәрне сынауда 97 кеше катнашты. Мәктәп укучылары белән беррәттән диктантны теләге булган һәркем яза алды. Катнашучыларның иң өлкәненә – 69, иң кечесенә 14 яшь иде. 30 сорауга җавап табуга 45 минут вакыт бирелде.

Россиядә бу масштаблы акция быел дүртенче мәртәбә үткәрелде. Диктантны кемнең нинди билгегә язуын ике атнадан соң интернет аша белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев